Казан ДВМАндә дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклау башланды – КДВМА Казан ДВМАндә дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклау башланды - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Казан ДВМАндә дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклау башланды

6 июня 2023
64

1 июньнән 20 июньгә кадәр Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә көндезге уку формасы 36.05.01 «ветеринария» белгечлеге буенча ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучыларның чыгарылыш квалификация эшләре Дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм яклау уза.

«Ветеринария» белгечлеге буенча 2023 елга Дәүләт имтихан комиссиясе рәисен раслау турында» РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни – технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты боерыгына ярашлы рәвештә, биология фәннәре кандидаты, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптраупович югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан ДВМАндә Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе итеп расланды.

Чыгарылыш квалификация эшләрен һәм дәүләт имтиханын яклауны оештыру һәм үткәрү, ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучыларның әзерлек сыйфатын билгеләү максатыннан көндезге уку формасы буенча Дәүләт имтихан комиссиясе төзелде:

Равилов Рөстәм Хәмәт улы, академия ректоры, ГЭК рәисе урынбасары, ветеринария  фәннәре докторы, профессор;

Волков Али Харисович, ветеринария-санитария экспертизасы кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор;

Садриев Айдар Радик улы, «Татар төбәк-ара ветеринария лабораториясе» ФДБУ директоры урынбасары, биология фәннәре кандидаты;

Галеев Тимур Мирзанур улы, Казан шәһәренең “Дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ начальнигы;

Мәүлитов Самат Сәлимҗан улы, “АГРОСИЛА” АҖнең терлекчелек бүлеге начальнигы;

Галимҗанов Илсур Габделхак улы, хирургия, акушерлык һәм вак хайваннар патологиясе кафедрасы мөдире, доцент;

Грачева Ольга Анатольевна, рентгенология белән терапия һәм клиник диагностика кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент.


Leave a Reply