“Август-Агро” белән терлекчелек” Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсы – КДВМА “Август-Агро” белән терлекчелек” Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

“Август-Агро” белән терлекчелек” Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсы

31 мая 2023
58

16 февральдә «Август-Агро» белән терлекчелек» Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсы старт алды. Конкурс студентларны сөтчелек өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, мөгезле эре терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалауның заманча технологияләренә кызыксынуны арттыру, шулай ук «Август-Агро»компанияләр төркеменең кадрлар потенциалын формалаштыру максатларында үткәрелде.

Студентларга «Сөтчелек юнәлешендә бозаулар үстерүнең биологик аспектлары» һәм «Зур комплексларда сөт җитештерүнең сәнәгать технологиясе үзенчәлекләре» темалары буенча иҗади-тикшеренү эшләрен башкарырга тәкъдим ителде.

Гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итте.

Җиңүчеләрне «Август-Агро» ИК генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталья Козлова, персонал белән идарә итү бүлеге начальнигы Наталья Циделко һәм конкурсны оештыручы хезмәткәрләр һәм/яки тышкы җәлеп ителгән экспертлар арасыннан комиссиянең башка әгъзалары составындагы конкурс комиссиясе билгеләде.

Бүген Казан ДВМАдә «Август-Агро» компаниясе конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Казан ДВМА, Новосибирск һәм Волгоград аграр университетлары студентларыннан барлыгы 28 эш килгән. 1,2,3 курс студентлары арасында номинациядә җиңүчеләр:

– Обухова Виктория, КДВМА (1 урын)

– Юрченко Елизавета, НГАУ (2 урын)

– Галимов Радик, КДВМА (3 урын)

4, 5 курс студентлары арасында номинациядә җиңүчеләр:

– Хәсәнов Рауль, КДВМА (1 урын)

– Духтанова Анастасия, КДВМА (2 урын)

– Котуне Никита, КДВМА (3 урын)

Жюри карары белән конкурс лауреатлары дип Аполлонова Екатерина (ВГАУ), Афанасьева Мария (НГАУ), Демина Татьяна (КДВМА), Васильев Вадим (КДВМА) игълан ителә.

Призерларны акчалата бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


Leave a Reply