«2023 елның I кварталы буенча терлекчелек нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» зона семинар – киңәшмәләре – КДВМА «2023 елның I кварталы буенча терлекчелек нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» зона семинар – киңәшмәләре - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«2023 елның I кварталы буенча терлекчелек нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» зона семинар – киңәшмәләре

27 апреля 2023
51

25 һәм 26 апрельдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Татарстан Республикасының Биектау һәм Кайбыч районнарында узган «2023 елның I кварталы буенча терлекчелек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар» зона семинар – киңәшмәләрендә катнашты.

Эшлекле очрашулар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Шулай ук семинарларда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек, нәсел эше буенча консультантлары, ветеринария берләшмәләре башлыклары, ТР аграр югары уку йортлары вәкилләре, инвестиция компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Катнашучыларга терлекчелек өчен җиһазлар җитештерүчеләр һәм дилерлар күргәзмәсе оештырылды. Киңәшмәләрдә хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, мөгезле эре терлекләрне тукландыру һәм үрчетүне оештыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


Leave a Reply

Новости_тат

27 апреля 2023

28 апреля 2023