Академия студентларының Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен …” дигән республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнашуы – КДВМА Академия студентларының Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен …” дигән республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия студентларының Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен …” дигән республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнашуы

19 апреля 2023
59

2023 елның 17 апрелендә 1, 2 курс студентлары Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбендә уза торган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен …” дигән республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнаштылар.

Конкурсның максаты – студентлар арасында фәнни-тикшеренү, сәнгать, иҗат өлкәсендә талантлы студентларны барлау, халыкның туган телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм популярлаштыру.

Әлеге чарада академия студентлары түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар:

1 номинация – “Без – Тукайлы халык”. Татар телендә аралашучы студентлар Г. Тукай шигырьләрен татар телендә сөйләделәр: Әдилә Сибгатуллина (201 төркем ВМФ – II дәрәҗә) – “Гомер юлына керүчеләргә”, Рамил Әшрафҗанов (201 төркем ВМФ – III дәрәҗә) – “Өзелгән өмид”;

 

2 номинация – “Татар теле – күңелем теле”. Башка телдә аралашучы студентлар Г. Тукай шигырьләре белән татар телендә чыгыш ясадылар: Екатерина Гусарова (152 төркем ВМФ – III дәрәҗә) – “Милли моңнар”, Шәмсетдин Нигмәтулин (152 төркем ВМФ – III дәрәҗә) – “Ана догасы”;

 

3 номинация – “Тукай моңы – җиһанда”. Студентлар Г. Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсен рус телендә башкардылар: Арина Чичина (121 төркем БСФ – II дәрәҗә) – “Театр”, Светлана Аблязина (152 төркем ВМФ – III дәрәҗә) – “Милләткә”, Светлана Песнина (152 төркем ВМФ – III дәрәҗә) – “Өмид”.

 

Барлык студентлар да диплом белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!


Leave a Reply

Новости_тат

19 апреля 2023