РФ Югары уку йортларының ветеринария факультеты деканнарының семинар-киңәшмәсе – КДВМА РФ Югары уку йортларының ветеринария факультеты деканнарының семинар-киңәшмәсе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

РФ Югары уку йортларының ветеринария факультеты деканнарының семинар-киңәшмәсе

18 апреля 2023
49

19-21 апрель көннәрендә «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе базасында РФ Югары уку йортларының ветеринария факультетлары деканнарының семинар-киңәшмәсе булачак. Аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты, «Агрообразование» Ассоциациясе һәм Казан ДВМА белән берлектә ФУМО оештыра. Ветеринария һәм ветеринария-санитария экспертизасы буенча белем бирү программалары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында, эш бирүчеләрне һәм башкарма хакимият органнарын җәлеп итеп, түбәндәге мәсьәләләрне тикшерү планлаштырыла:

– 4 нче буын ФГОСның төп нигезләмәләре.

– Белем бирү программаларын эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда практикага юнәлдерелгән алым формалаштыру.

– Икътисад өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең нигезе буларак мәгариф, фән һәм бизнес партнерлыгы.

– Студентларны практик әзерләүдә һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе.

– Ветеринариядә инновацион чишелешләр һәм заманча технологияләр.

Семинар-киңәшмәнең ачылуы: 20 апрельдә 10-00 сәгатьтә. Теркәлү Казан ДВМА югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең төп бинасында, 9-00 сәгатьтә башлана.

телемост


Leave a Reply