Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында
2023 елның 11 апрелендә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары үзләренең кураторлары, биологик химия, физика һәм математика кафедрасы доценты Елена Микрюкова, өлкән укытучы Евгения Алишева, доцент Сәуия Мингазова белән татар әдәбиятының күренекле язучысы Шәриф Камалның музей-фатирында булдылар. Экскурсия, “Һөнәри өлкәдә татар теле” дисциплинасы кысаларында, чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова тарафыннан оештырылды.
Ш. Камал музее республикадагы татар язучысына багышлап ачылган беренче музей.Ул язучы яшәгән 3 бүлмәле кечкенә генә фатирда урнашкан. Музей ХIХ гасырда төзелгән ике катлы йортта урнашкан. 1908 елда бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнгән.
Язучының фатиры өч бүлмәдән гыйбарәт. Кечкенә бүлмәсендә – Ш. Камал, аның гаиләсе һәм даирәсе белән бәйле фоторәсемнәр, документлар, шәхси әйберләр урын алган экспозиция. Калган ике бүлмәдә мемориаль күренеш торгызылган. Зур бүлмә кунакханә, ашханә һәм эш бүлмәсе буларак хезмәт иткән. Биредә күренекле композиторлар уйнаган рояль, тәрәзә янындагы язу өстәлендә “Ройяль” язу машинасы тора.
Биредә язучылар – Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, композиторлар – Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров еш булалар.
Мемориаль фатирдагы мохит бүген дә шул заманнан үзгәрешсез сакланып калган.
12 апреля 2023
Студентлар язучы Шәриф Камалның музей-фатирында