Алдынгы инженерлык мәктәпләренең cеминар-киңәшмәсе – КДВМА Алдынгы инженерлык мәктәпләренең cеминар-киңәшмәсе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Алдынгы инженерлык мәктәпләренең cеминар-киңәшмәсе

7 апреля 2023
98

6 апрельдә укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Данил Мингалиев Чаллыда узган алдынгы инженерлык мәктәпләренең семинар-киңәшмәсендә катнашты. «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» (АИМ) федераль проекты 2022 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән старт алды. Чаллыда, КФУ филиалы базасында, бүген «КАМАЗ» белән берлектә төзелгән «Кибер Авто Тех» АИМ эшли. Мәктәп узган елның июнендә «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов катнашында ачылды.

Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру һәм үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүдә грантлар буенча совет вәкилләре һ. б. катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында АИМ эшчәнлегенә йомгак ясалды, ил үсешендә һәм кадрлар әзерләү системасында алдынгы инженерлык мәктәпләренең ролен һәм урынын билгеләделәр. Катнашучылар узган ел нәтиҗәләре, алдынгы инженерлык мәктәпләре эшен оештыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар. Оештыручылар нияте буенча, семинарның көтелгән нәтиҗәләренең берсе – алдынгы инженерлык мәктәпләре арасында хезмәттәшлек урнаштыру, шулай ук уку йортларының юл карталарын үстерү һәм формалаштыру эше булырга тиеш.

Чара ике көн дәвамында узачак. Кунаклар Әлмәттә “Югары нефть мәктәбе” кампусында, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә һәм «Татнефть» ААҖ Корпоратив университетында булачак.


Leave a Reply

Новости_тат

7 апреля 2023