КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты – КДВМА КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты

6 апреля 2023
90

3 апрельдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Әрмәнстанның Милли аграр университетында булды. Визит кысаларында ректор Вардан Урутян һәм ветеринария факультеты деканы Аревик Абовян белән очрашу булып узды. Очрашуда югары уку йортлары арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.Хезмәттәшлекнең иң оптималь формасы – ике кызыксынучы як арасында аерым факультетлар, кафедралар яки конкрет хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар мәнфәгатьләренә нигезләнгән конкрет өлкәләрдә элемтәләр урнаштыру, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шулай ук Рөстәм Равилов Әрмәнстанның Милли аграр университетының Ваган Хачатрян җитәкчелегендәге ветеринария клиникасында булды. Ваган Ашотович – практик табиб һәм Еревандагы клиникалар челтәре хуҗасы.


Leave a Reply

Новости_тат

6 апреля 2023