Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары белән очрашу – КДВМА Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары белән очрашу - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары белән очрашу

29 марта 2023
67

28 мартта Казан ДВМАнең төп бинасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гариповның «атчылык» юнәлеше буенча агросәнәгать комплексы белгечләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча белем алучы фермерлар белән очрашуы булды. Чарада шулай ук «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова, «ат спорты буенча республика спорт мәктәбе» ДБУ директоры Айгөл Насыйбуллина һ. б. катнашты. Котлау сүзләре белән очрашуны Ленар Гарипов ачты, ул шулай ук Татарстан Республикасында атчылык стратегиясе турында сөйләде. Очрашу барышында катнашучылар атчылык юнәлешенә дәүләт ярдәме күрсәтүнең федераль һәм региональ чаралары, республикада ат спортын үстерү турында фикер алыштылар.


Leave a Reply

Новости_тат

29 марта 2023