Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда – КДВМА <strong>Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда</strong> - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда

15 февраля 2023
65

7-14 февраль көннәрендә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары Габдулла Тукай музеенда булдылар.

Габдулла Тукай (1886-1913) – татар халкының бөек шагыйре, яңа татар әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе. Аның әсәрләре татар шигърияте һәм дөнья әдәбиятының алтын фондына кертелгән. Музейда Габдулла Тукайның сирәк мемориаль әйберләре, фотосурәтләре һәм әсәрләре, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналларның нөсхәләре, шагыйрь аралашкан кешеләрнең әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның үлгәннән соң эшләнгән битлеге тәкъдим ителә. Күргәзмәнең бер өлеше шагыйрьнең танылган замандашлары турында сөйли, залларда Хөсәен Ямашев, Габдулла Кариев һәм башка кешеләрнең шәхси әйберләре урнаштырылган.


Leave a Reply

Новости_тат

15 февраля 2023