«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2022»конкурсы – КДВМА <strong>«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2022»конкурсы</strong> - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2022»конкурсы

13 февраля 2023
64

11 февральдә ТР Милли китапханәсендә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татнефть» БФ грантын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2022» конкурсы җиңүчеләрен һәм 2021/2022 уку елы махсус дәүләт стипендиясе стипендиатларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Ректор, профессор Рөстәм Равилов җитәкчелегендәге Казан ДВМА делегациясе бүләкләү тантанасында катнашты.

Финал чарасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советының фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча Координация советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, республика югары уку йортлары ректорлары, «Татнефть» БФ, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы фәнни һәм җитештерү оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Тантана барышында эпизоотология һәм паразитология кафедрасы доценты Рәмис Гыйззәтуллин  «табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә бүләк алды.

Студент Полина Тасмаева Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булды. Фәнне популярлаштыру, яшьләрне фәнни-тикшеренү, иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү һәм яшь галимнәрнең абруен күтәрү өчен, Татарстан Республикасының 20 меңнән артык яшь кешене берләштерә торган Яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең Региональ иҗтимагый хәрәкәте ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы үткәрә. Бу конкурс Татарстан Республикасында яшь галимнәр өчен төп чараларның берсе булып тора.


Leave a Reply

Новости_тат

13 февраля 2023

13 февраля 2023