Россия фәне көне белән! – КДВМА Россия фәне көне белән! - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Россия фәне көне белән!

8 февраля 2023
69

Хөрмәтле коллегалар – укытучылар һәм академия хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар!

СЕЗНЕ РОССИЯ ФӘНЕ КӨНЕ БЕЛӘН ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙМ!

Фән – үсеш алган дәүләтнең иң мөһим институты, хәзерге дөньяда фәнни белем илнең икътисади үсешенә, тормыш дәрәҗәсенә һәм иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Быел, 2023 елда, Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе үзенең оешуына 150 ел тулуны билгеләп үтә, һәм ул галимнәребезнең ветеринария, зоотехния һәм, гомумән, аграр фән үсешенә керткән өлеше белән горурлана ала.

Буыннар дәвамчанлыгы, фундаменталь һәм гамәли фәннең үзара бәйләнеше академиянең фәнни потенциалын арттыра, иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә.

Яшьләребезне — студентларыбызны, аспирантларыбызны һәм яшь галимнәрне билгеләп үтәсем килә. Аларның яңа белемнәр белән мавыгулары, һәрдаим яңалыкка омтылулары бүгенге көндә иҗади көч һәм, гомумән, коллективның иң югары нәтиҗәләргә ирешү өчен этәргеч булып тора.

Бу истәлекле көнне академия укытучылары һәм хезмәткәрләренә, аспирантларга, студентларга фәнгә тугрылыклары, академиядә тикшеренү традицияләрен саклау һәм камилләштерү юнәлешендәге хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Юбилей елы киләчәктә үсеш өчен яңа этап булыр дип ышанам.

Дуслар һәм хезмәттәшләр, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бетмәс иҗади энергия һәм куелган максатларга ирешүдә ныклык телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!

Казан ДВМА ректоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор

Р. Х. Равилов


Leave a Reply