1 курс студентларының “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашуы – КДВМА 1 курс студентларының “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

1 курс студентларының “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашуы

14 ноября 2022
83

Октябрь аенда ветеринария медицинасы факультеты студентлары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен  һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсъәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Татар сүзе” өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашты. Бәйге татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Әлеге чара студентларда зур кызыксыну уятты. Студентлар татар халкының классик һәм хәзерге заман шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр. Конкурс шартларына туры китереп видеороликлар төшерелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча гала-концерт 2023 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.

В октябре студенты факультета ветеринарной медицины приняли участие в Международном телевизионном конкурсе художественного слова «Татар сүзе». Мероприятие организовано Комиссией при Президенте РТ по вопросам сохранения, развития татарского языка и родных языков представителей народов, проживающих в Республике Татарстан и АО ТРК «Новый век», с целью популяризации татарского языка и литературы, богатого историко-культурного достояния татарского народа.

Студенты проявили большой интерес к данному мероприятию. Все условия конкурса были выдержаны, был заснят видеоролик, где студенты декламировали стихи татарских классиков и современных поэтов.

Итогом конкурса станет гала-концерт, который состоится не позднее 1 июня 2023 года.


Leave a Reply

Новости_тат

14 ноября 2022