Ветеринария медицинасы факультеты – КДВМА Ветеринария медицинасы факультеты - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Ветеринария медицинасы факультеты

Нургалиев Фәрит Муллагалиевич
Факультет деканы, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент

zinnatov_2017

Зиннәтов Фәрит Фатихович

Декан урынбасары, биология фәннәре кандидаты, доцент

kamaldinov_2017

Камалдинов Ильнур Наилевич

Декан урынбасары, биология фәннәре кандидаты, доцент

shalamova_2017

Шаламова Гүзәл Геннадьевна

Декан урынбасары, ветеринария фәннәре кандидаты, өлкән укытучы

Шәрәфетдинова Марина Юрьевна

Факультет сәркәтибе

Рещикова Луиза Родионовна, методист

Ветеринария медицинасы факультетында 36.05.01. “Ветеринария”  һәм 36.03.01. “Ветеринария-санитария экспертизасы” әзерлек юнәлеше буенча белем алалар. “Ветеринария” белгечлеген өйрәнүче өлкән курс студентлары өчен кошлар, балыклар, бал кортлары авырулары, азык-төлек чималы һәм ашамлык продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, вак йорт һәм экзотик хайваннар патологиясе, этләр биологиясе һәм кинология нигезләре, яшь терлек авырулары, терлекләрнең үрчеме технологиясе, лаборатор диагностика, ветеринария фармациясе белгечлекләре буенча бушлай белем алу мөмкинлеге каралган. “Ветеринария-санитария экспертизасы” әзерлек юнәлеше буенча стандартлаштыру, сертификатлаштыру, хайваннардан алынган продукция сыйфаты белән идарә итү, дәвалау эше буенча белем алырга мөмкин. Укыту заманча җиһазландырылган лабораторияләре булган 11 кафедрада алып барыла. Ветеринария табиблары югары квалификацияле укытучы-профессорлар составы җитәкчелегендә фундаменталь, гомуми белем бирү һәм клиник фәннәрне өйрәнәләр. Кафедраларда 75 укытучы эшли, шуларның 62 се, ягъни 82,7%  фәнни дәрәҗәгә ия, алар арасында 19, ягъни 25,3%  фән докторлары. Ветеринария медицинасы факультеты каршында студентлар фәнни җәмгыятенә берләшкән түгәрәкләр эшли. Уку елларында ук булачак ветеринария табиблары фәнни эзләнүләр алып баралар, квалификацион чыгарылыш эшләре дә яхшырак башкарыла. Соңгы елларда гына да чыгарылыш студентлары тарафыннан 50 дән артык эш башкарылган һәм бастырып чыгарылган. Иң яхшы авторлар өчен бу аспирантурага туры юл дигән сүз.