XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы
8 февральдә академия студентлары ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы – 2025» массакүләм спорт чарасында катнаштылар. Барлыгы 20,5 мең казанлы массакүләм йөгерүдә теркәлде.
Төп стартлар шәһәрнең өч мәйданчыгында — «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында һәм Каенлыкта (Дәрвишләр) узды.
Әлеге чараның максаты һәм бурычлары булып:
– хезмәт ияләрен һәм укучы яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
– халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау;
– сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
патриотлык һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү тора.
Академиябез студентларына мондый мөһим вакыйга белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез!
10 февраля 2025
XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы