Академиянең хезмәт коллективы җыены – КДВМА Академиянең хезмәт коллективы җыены - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академиянең хезмәт коллективы җыены

20 января 2025
88

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең хезмәт коллективы җыелышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Казан ДВМА ректоры Рөстәм Равилов һәм Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

Көн тәртибендә “Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесен, “Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен һәм “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен берләштерү рәвешендә яңадан оештыру турында” Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 20 декабрендәге 735 номерлы боерыгын үтәү турындагы мәсьәлә каралды.

Министр үз чыгышында болай дип ассызыклады: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы тотрыклы рәвештә Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керә һәм монда кадрлар мөһим роль уйный. Яңа технологияләр һәм секторны трансформацияләү яңа алымнар, федераль проектларда катнашуны, көчләрне берләштерүне таләп итә. Шулай ук рейтингны да арттырырга кирәк. Болар барысы да башка масштаблар таләп итә”.

Айрат Вәлиев үзгәртеп кору үзенчәлекләрен, этапларын һәм юл картасын тәкъдим итте, шулай ук хезмәт коллективының сорауларына җавап бирде.


Leave a Reply

Новости_тат

20 января 2025