Безнең студентлар «Төбәкләр ачышы» Бөтенроссия фестивалендә – КДВМА Безнең студентлар «Төбәкләр ачышы» Бөтенроссия фестивалендә - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Безнең студентлар «Төбәкләр ачышы» Бөтенроссия фестивалендә

13 ноября 2024
10

8-10 ноябрьдә Санкт-Петербург ДАУ базасында «Төбәкләр ачышы» беренче Бөтенроссия фестивале булып узды. Чара Россиянең аграр югары уку йортлары яшьләре арасында мәдәниятара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. СПбДАУда Россиянең 28 аграр югары уку йортыннан студентлар җыелды. Фестивальдә илнең 25 тән артык төбәгеннән активистлар катнашты.

Берничә көн дәвамында студентлар илебезнең мәдәни үзенчәлекләре белән таныштылар, халык җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр. Фестиваль кысаларында студентлар рус халык һөнәрләре буенча мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда һәм, әлбәттә, Екатерина сараенда булдылар.

Фестивальнең нәтиҗәсе тантаналы концерт булды, анда һәр делегация үзенең иҗади номерын тәкъдим итте. Татарстан Республикасыннан Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе студент кызлары, «Сәгәдәһ» вокаль ансамбле вәкилләре: Нонна Кожевникова ( ВМФ, 407 төркем), Алинә Фәйзрахманова (ВМФ, 504 төркем), Назгөл Маликова (ВМФ, 304 төркем) чыгыш ясадылар.


Leave a Reply

Новости_тат

13 ноября 2024