ТР РДВБ ветеринария белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары – КВМА ТР РДВБ ветеринария белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары - Казан ветеринария медицинасы академиясе

ТР РДВБ ветеринария белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары

13 мая 2024
138

13 майда Казан ДВМА базасында Татарстан Республикасы район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария белгечләре өчен ике атналык квалификация күтәрү курслары башланды.

 

Курсларны сәламләү сүзләре белән ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ачты.

 

Курсларны тәмамлагач, барлык тыңлаучылар «Эпизоотология, профилактика, лаборатория диагностикасының заманча ысуллары һәм дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ вакытында эш итү алгоритмы), шулай ук дуңгызларның башка йогышлы авырулары белән көрәш чаралары» квалификациясен күтәрү турында таныклык алачаклар.


Leave a Reply

Новости_тат

13 мая 2024