Академия ректорының ТР Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашуы – КДВМА Академия ректорының ТР Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашуы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия ректорының ТР Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашуы

17 ноября 2023
36
2023 елның 15 ноябре
15 ноябрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов республиканың Биектау
һәм Арча районнарында узган «Ветеринариядә цифрлы технологияләр кертү» ТР АХМ
Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашты.
Чаралар барышында катнашучылар Чепчуги авылындагы участок ветеринария пунктында
һәм «Агрофирма Возрождение» ҖЧҖдә булдылар, анда предприятиеләр эшчәнлегенә
цифрлаштыруны кертү белән таныштылар. Аннары капиталь ремонттан соң Арча РГВО
ачылышында катнаштылар һәм Арча районы җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән
таныштылар. Соңыннан «Ветеринариядә цифрлы трансформация» түгәрәк өстәле узды,
анда катнашучылар эшчәнлеккә цифрлаштыруны кертүнең иң мөһим мәсьәләләре
турында фикер алыштылар.

Leave a Reply

Новости_тат

17 ноября 2023