Ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, 4 октябрьдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре” дигән спекталь карадылар.
“Гөргөри кияүләре” – драматург Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре буенча куелган ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия. Әсәрнең үзәгендә керәшен татарларының йолалары күрсәтелгән. Үрбәш авылы кешесе Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә балаларын ялгыз үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан кыз йортына яучы җибәрүләр, кияүләр арасында көрәш, җыр, бию буенча сынашулар башлана.
Гади генә сюжет нигезендә тирән фикер ята: ата-бабаларыбыздан калган йолалар буш гадәт кенә түгел, ә зирәк тормыш фәлсәфәсе.
3 октября 2023
5 октября 2023
Ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында






