“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” вәкиле белән очрашу – КДВМА “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” вәкиле белән очрашу - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” вәкиле белән очрашу

27 сентября 2023
47

26 сентябрьдә «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» вәкиле, инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге башлыгы Радик Гыймаевның академия студентлары, аспирантлары һәм укытучылары белән очрашуы булды. Очрашу кысаларында «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» XIX республика конкурсында катнашуның яңа шартлары презентациясе үткәрелде.

Быел ТР ИВФ күпчелек номинацияләр буенча приз фондын 2 тапкыр арттырды. Чараны оештыручылар арасында ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы бар.

Конкурска гаризалар 15 октябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • Перспектива;
  • Мәгарифтә инновацияләр;
  • Инновацияләрне башлау;
  • Наноимпульс;
  • Цифрлы икътисад;
  • Ел патенты;
  • Яшьләр инновацион проекты;
  • Милли технологик инициативалар проектлары;
  • Социаль әһәмиятле проектлар.

Җиңүчеләр саны экспертлар советы тарафыннан 16 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам ителәчәк икенче этапта билгеләнә. Гомумән алганда, финанслауны 150дән артык новатор алачак.

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында студентлар, яшь эшмәкәрләр һәм уйлап табучылар катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы традицион рәвештә декабрь башында «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

Игътибар! Катнашу өчен гаризалар электрон рәвештә генә кабул ителә: https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/ Конкурста катнашу буенча кирәкле мәгълүматны академиянең фәнни-мәгълүмати бүлегендә (215 кабинет) алырга мөмкин.


Leave a Reply

Новости_тат

20 сентября 2023

27 сентября 2023