KAZAN DIGITAL WEEK – 2023 – КДВМА KAZAN DIGITAL WEEK – 2023 - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

KAZAN DIGITAL WEEK – 2023

20 сентября 2023
50

20 сентябрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов KAZAN DIGITAL WEEK – 2023 Халыкара форумында катнашты. Чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырды. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының цифрлы икътисадны үстерү департаменты директоры Анатолий Дюбанов һәм башкалар форум спикерлары булдылар.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында югары технологияле продукциянең 222 үрнәген тәкъдим иткән 133 оешма һәм компания җыелды. 10 төп цифрлаштыру юнәлеше буенча 143 программа чарасында 17,5 меңнән артык кеше катнашты.

KAZAN DIGITAL WEEK миссиясе фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак мәгълүматларның суверенитетын һәм технологик суверенитетын тәэмин итү.

KDW – 2023 тематик юнәлешләре

– Интеллектуаль транспорт системалары;

– Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;

– Цифрлы индустрия 4.0;

– Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

– Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

– Яңа заман кибер куркынычсызлыгы;

– Финтех экосистемасы;

– Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

– Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

– Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.


Leave a Reply

Новости_тат

18 сентября 2023

20 сентября 2023