«Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә!” – КДВМА «Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә!” - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә!”

27 июня 2023
79

22 сеннән 24 июньгә кадәр Казанда күрү сәләте буенча инвалидларның һәм аларның этләре – юл күрсәтүчеләрнең «Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә!» Төбәкара реабилитация фестивале булып узды.

Чара Казан Кремленең ишегалдында узды. Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.

Фестивальнең максаты – күрү сәләте буенча инвалидлар һәм халык арасында юл күрсәтүче этләрне популярлаштыру. Быел анда Татарстан, Башкортостан, Коми, Пермь крае, Курск, Оренбург һәм Орел өлкәләре, Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкилләре катнашты.

“Мондый чараларны үткәрү инвалидларны җәмгыятькә яраклаштыруда зур әһәмияткә ия,  кешеләргә күрмәүчеләр өчен нинди мөмкинлекләр ачылуын аңларга ярдәм итә,-дип билгеләп үтте Юлия Абдреева. – Мондый дүрт аяклы ярдәмчеләр аркасында күрү сәләте чикләнгән кешеләр үзләрен иркенрәк һәм бәйсезрәк хис итәләр”.

Казан ДВМАнең ирекле отряды һәм «ШЕПФОРД» Кинология клубы фестивальне оештыруда катнашты. Безнең студентлар чара дәвамында катнашучыларга ярдәм күрсәттеләр. Академиядә алган белемнәренә таянып, юл күрсәтүче этләр белән дә булыштылар. Мондый чараларда катнашу һәм яхшылык эшләү безнең өчен зур хөрмәт.


Leave a Reply

Новости_тат

27 июня 2023

27 июня 2023

6 сентября 2023