«ФЦТРБ-ВНИВИ ” ФДБФУдә узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу – КДВМА «ФЦТРБ-ВНИВИ ” ФДБФУдә узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

«ФЦТРБ-ВНИВИ ” ФДБФУдә узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу

20 июня 2023
78

16 июньдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов, академия хезмәткәрләре һәм аспирантлар «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУдә узган «Терлекчелек продукциясенең сыйфатын тәэмин итүдә үзебездә җитештерелгән заманча дару чаралары» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә катнаштылар.

Конференция эшендә РФ АХМ Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова; «Ветбиопром» Ассоциациясе президенты, «Ветеринария Үзәге» ФДБУ директоры Юрий Барсуков; Статс-секретарь Киңәшчесе – РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Татьяна Севастьянова; ТР МК Ветеринария Баш идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов; федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре; ветеринария һәм эшмәкәрлек җәмгыяте вәкилләре катнаштылар.

Конференциянең максаты булып биология сәнәгате предприятиеләре белгечләрен һәм фәнни үзәкләр тикшеренүчеләрен дару препаратлары һәм диагностика чараларын эшләү һәм булдыруның актуаль проблемаларын хәл итү өчен туплау, бу өлкәдә тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу өчен фәнни хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук аларны ветеринария җәмәгатьчелеге арасында популярлаштыру тора.

Конференция кысаларында күренекле галим һәм Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУнең беренче директоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор Абдулхамәт Равилов исемен мәңгеләштерү максатыннан истәлекле стела ачылды.


Leave a Reply

Новости_тат

20 июня 2023