Яшьләр сәясәте һәм тәрбия мәсьәләләре буенча округ семинар-киңәшмәсе – КДВМА Яшьләр сәясәте һәм тәрбия мәсьәләләре буенча округ семинар-киңәшмәсе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Яшьләр сәясәте һәм тәрбия мәсьәләләре буенча округ семинар-киңәшмәсе

2 мая 2023
58

27-29 апрельдә Түбән Новгородта Р.Е. Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты базасында Идел буе федераль округы вузларында яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге өчен җаваплы проректорлар һәм дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләрен координацияләүче округ Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре белән семинар-киңәшмә булып узды.

Семинар-киңәшмәдә Идел буе федераль округының югары белем бирү оешмаларында яшьләр сәясәтен һәм тәрбия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җаваплы проректорлар катнашты. Семинар – киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Егор Литвиненко, Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашында дискуссия мәйданчыклары булып узды. Киңәшмәдә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең укыту-тәрбия эшләре һәи яшьләр сәясәте проректоры Данил Мингалеев катнашты.

Округ семинар-киңәшмәләренең төп максаты – югары белем бирү өлкәсендә, яшьләр сәясәте юнәлешендә университетларны стратегик үстерүгә юнәлдерелгән яңа экосистема формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Семинар-киңәшмә кысаларында төп бурычларны тормышка ашыру, шул исәптән төбәкләрнең яшьләр инфраструктурасы белән хезмәттәшлек итү, федераль проектларны гамәлгә ашыру, югары уку йортларының яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректорлар Советы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлегенең төп мәсьәләләре һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның бердәм көн тәртибен формалаштыру, лекцияләр, бер елга эш планы турында фикер алышу, тәҗрибә алмашу буенча эшлекле сессияләр булып узды.


Leave a Reply

Новости_тат

28 апреля 2023

2 мая 2023