“Вакытка буйсынмас” – КДВМА “Вакытка буйсынмас” - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

“Вакытка буйсынмас”

25 апреля 2023
48

19 һәм 24 апрельдә Казан дәүләт ветеринария медицинасы студентлары һәм хезмәткәрләре өчен «Вакытка буйсынмас» («Без срока давности») дип исемләнгән бердәм дәрес булып узды. Әлеге чара 2021 елдан башлап, «Социаль технологияләр һәм коммуникацияләр агентлыгы» АНО һәм «Россия эзләүчеләр хәрәкәте» ВОД инициативасы белән, ел саен 19 апрельдә Россия Федерациясе территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның тарафдарлары башкарган совет халкы геноцидын искә алып, Бөтенроссия бердәмлек хәрәкәте көне үткәрелә.

Бердәм дәресне уздыру партнерлары булып Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Президент грантлары Фонды, «Россия эзләүчеләр хәрәкәте» ВОД, «Җиңү волонтерлары» ВОД, «Россиянең Үлемсез полкы» ООД, «Роспатриотүзәк» ФДБУ тора. 2023 елда АСТИК АНО яңа форматта бердәм «Вакытка буйсынмас» исемле дәрес әзерли. Бердәм дәрес укучы яшьләр өчен эшләнгән.

Бердәм дәреснең максаты:

  • бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территориядә нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең совет гражданнарына карата җинаятьләре турында тарихи хакыйкатьне саклау;
  • Кызыл Армиянең һәм Совет халкының Җиңү яулаудагы бердәмлеген, безнең дәүләтне һәм аның гражданнарын тулысынча юк ителүдән коткаруын тарихи хәтер призмасы аша күрсәтү.

Бердәм дәрес биремнәре:

– нацистларның оккупацияләнгән территориядә яшәүче халыкка карата җинаятьләренең масштабын һәм характерын күрсәтү, аларга тарихи һәм хәзерге күзлектән чыгып хокукый бәя бирү;

– Бөек Ватан сугышы елларында милли һәм халыкара законнарга таянып, нацистлар тарафыннан Совет халкының “геноциды” төшенчәсен ачучы төп фактларны һәм тезисларны үзләштерү;

– белем бирү оешмаларында укучыларда һәм студентларда нацизм һәм неонацизмны хөкем итүнең килешмәүчән позициясен формалаштыру;

– укучыларда һәм студентларда Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар тарафыннан совет халкы геноцидына карата килешмәүчән эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру;

– укучыларның һәм студентларның иҗтимагый инициативаларын Бөтенроссия “Вакытка буйсынмас” проектына интеграцияләү.


Leave a Reply