Бакый Урманче музеенда – КДВМА Бакый Урманче музеенда - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Бакый Урманче музеенда

8 декабря 2022
78

7 декабрьдә ветеринария медицинасы факультетының 106 төркем студентлары рәссам Бакый Урманче музеенда булдылар.

Музей 1999 елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, Казанда Щапов урамында ХIХ гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган.

Музей мемориаль комплексны һәм сәнгать күргәзмәсен берләштерә. Б. Урманче сынлы сәнгатьтә, театр-декорация сәнгатендә, шигърияттә, публицистика һәм педагогикада зур мирас калдырган шәхес. Музейда Б. Урманченың 70 тән артык әсәре куелган.

“Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты” экспозициясенә сынлы сәнгать әсәрләре: “Татарстан” триптихы, “Сабан туе” картинасы, “Шүрәле” поэмасы мотивлары буенча график эшләр һ.б. Татар мәдәнияте әһелләренең – Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни һ.б. – гипс һәм мәрмәрдән эшләнгән образлары (бюстлары) урын алган.

Музей экспозициясендә рәссамның шәхси әйберләре белән мемориаль почмак булдырылган.


Leave a Reply

Новости_тат

8 декабря 2022