Укырга керү буенча инструкция – КДВМА Укырга керү буенча инструкция - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Укырга керү буенча инструкция

ДОКУМЕНТЛАРНЫ ТАПШЫРУ ВАКЫТЫ

Укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 20 июнь.

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча уку өчен, беренче курска документлар кабул итү түбәндәге вакытларда тәмамлана:

уку йортына йөреп уку һәм йөреп-читтән торып уку формаларына КДВМА тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән – 14 июльдә;

уку йортына йөреп уку һәм йөреп-читтән торып уку формаларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керүчеләрдән – 26 июльдә;

читтән торып уку формасына укырга керүчеләрдән – 26 июльдә.

БДИ ҺӘМ/ЯКИ ЭЧКЕ ИМТИХАННАР НӘТИҖӘСЕ НИГЕЗЕНДӘ КАБУЛ ИТҮ

Бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итү бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре нигезендә уздырыла. 2019 елда БДИ буенча 2015 елдан башлап алынган нәтиҗәләр гамәлдә.

Урта гомуми белем нигезендә укырга керүче аерым категорияләр КДВМА тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган гомуми белем керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә укырга керә ала:

– гомуми белемнең теләсә кайсы предметыннан:

а) инвалид балалар, инвалидлар;

б) чит ил гражданнары;

в) документлар кабул итү һәм керү имтиханнары тәмамланган көнгә кадәр бер ел эчендә урта гомуми белем турында документ алган затлар, күрсәтелгән вакытта алар тарафыннан тапшырылган урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең барлык аттестация имтиханнары БДИ формасында бирелмәгән булса (яисә алар йомгаклау аттестация процедураларын чит ил белем бирү оешмаларында үтеп, күрсәтелгән вакытта БДИ тапшырмаган булса);

– гомуми белемнең аерым предметларыннан – дәүләт йомгаклау аттестациясен әлеге гомуми белем предметларыннан дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында үткән затлар, алар документлар кабул итү һәм керү имтиханнары тәмамланган көнгә кадәр бер ел эчендә урта гомуми белем турында документ алган һәм бу чорда әлеге гомуми белем предметларыннан БДИ тапшырмаган очракта.

Шулай ук һөнәри белем нигезендә укырга керүчеләр, ягъни

а) урта һөнәри белем нигезендә (Федераль закон көченә кергәнче алынган башлангыч һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ белән урта (тулы) гомуми белем алуны раслый торган, яки урта (тулы) гомуми белем нигезендә башлангыч һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ белән расланган башлангыч һөнәри белем нигезендә укырга керүчеләрне дә исәпкә алып);

б) югары белем нигезендә керүчеләр.

УКЫРГА КЕРҮ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ ДОКУМЕНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча укырга керү өчен кирәкле документлар исемлеген моннан карый аласыз

КАБУЛ ИТҮ КОМИССИЯСЕНӘ ДОКУМЕНТЛАР БИРҮ

Укырга керү өчен кирәкле документлар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә алдагы ысулларның берәрсе белән бирелә (җибәрелә):

а) укырга керүче яки аның ышанычлы вәкиле тарафыннан кабул итү комиссиясенә: Казан ш., Себер тракты, 35 йортка тапшырыла;

б) Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә кабул итү комиссиясенә гомуми кулланылыштагы почта элемтәсе операторлары аша 420029, Казан ш., Себер тракты, 35 адресына җибәрелә;

Документлар пакетын почта элемтәсе белән җибәрәсез икән, документларның стандарт пакетына укырга кабул итү, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә (һәм укырга алуга) ризалык бирү турында имза куелган гаризаларны куярга кирәк.

Укырга алуга ризалык бирү турында гариза Тулырак

АЕРЫМ КВОТА БЕЛӘН КЕРҮЧЕЛӘР

Льготалы категория гражданнары (инвалидлар, ятимнәр) кабул итү комиссиясенә Себер тракты, 35 йорт, 130 аудитория адресы буенча документларны шәхсән тапшырырга һәм шунда ук, документларның стандарт пакетыннан тыш, үзләренә туры килгән льготаларны раслый торган документларның тулы пакетын (“алсу белешмә”. ИПР, туу турында таныклык, әти-әниләрнең үлеме турындагы таныклык, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карары һ.б.) бирергә тиеш

Тулырак

Аерым хокукларга ия булган затларны кабул итү

Билгеләнгән квота чикләрендә бюджет ассигналаштыру хисабына белем алу хокукына ия булучы затлар:

  • инвалид балалар;
  • I һәм II группа инвалидлар, тумыштан инвалидлар;
  • хәрби хезмәт үтү вакытында алынган җәрәхәтләр яки травмалар нәтиҗәсендә инвалид калучылар;
  • ятим балалар һәм ятим балалар рәтендә булганнар;
  • әти-әниләренең тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар рәтендә булган затлар;
  • 01.1995 елгы 5–Ф3 номерлы Федераль законның 3 нче маддәсе 1 нче пункты 1-4 нче подпунктларында күрсәтелгән затлар саныннан булган хәрби хәрәкәт ветераннары.

Ааерым хокукларга ия булган әлеге затларны кабул итү квотасы югары белем бирү оешмасы тарафыннан югары белем бирү оешмасына киләсе ел өчен һәр белгечлек һәм әзерлек юнәлеше буенча бүлеп бирелгән контроль саннарның гомуми күләменнән  10% тан да ким булмаган күләмдә раслана.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мөмкинлекләре чикләнгән затларның һәм инвалидларның алга таба эшкә урнашулары максатыннан чыгып, максатлы кабул итү һәм максатлы белем алу механизмнарын куллану мөмкинлекләре турында белдерә.

Хөрмәтле абитуриентлар!

01.05.2017 елгы 93-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы  Законының 71 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү” турындагы Федераль Законның  2017 нче  елның 12 нче  маенда гамәлгә керүе турында хәбәр итәбез.

Үзгәрешләргә килгәндә, бакалавриат, специалитет программалары буенча бюджет ассигналаштыру хисабына инвалид балаларны, I һәм II группа инвалидларын, тумыштан инвалидлар, хәрби хезмәт үтү вакытында алынган җәрәхәтләр яки травмалар нәтиҗәсендә инвалид калучыларны укырга алганда, белем бирү оешмаларында уку өчен каршылыклар булу-булмавы турында федераль  медицина-социаль экспертиза учреждениесенең  нәтиҗәсе таләп ителми.