Укырга керү – КДВМА Укырга керү - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Укырга керү

УКЫРГА КЕРҮ КАМПАНИЯСЕ

КАБУЛ ИТҮ 2019

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә 2019/2020 уку елына кабул итү кагыйдәләре

Белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге, керү имтиханнары исемлеге, балларның минималь күләме, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (КДВМА) тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү имтиханнарын үткәрү формалары турында мәгълүмат, укырга кабул итү өчен урыннар саны

БАКАЛАВРИАТ һәм СПЕЦИАЛИТЕТ

Игътибар! Керү имтиханнары һәр конкурс төркемендә өстенлек буенча билгеләнә, аның нәтиҗәләре укырга керүчеләрнең исемлеген төзегәндә исәпкә алыначак.

Кабул итүне уздыру вакыты, шул исәптән укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау һәм моның тәмамлану вакыты, керү имтиханнарын үткәрү вакыты, укырга алуның һәр этабында укырга алырга ризалык бирү турындагы гаризаларны кабул итүнең тәмамлану вакыты турында мәгълүмат.

Уку йортына йөреп уку формасына контроль саннар нигезендә укырга кабул иткәндә, түбәндәге вакыт чикләре билгеләнә:

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча:

  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 20 июнь;
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган башка керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә укырга кабул ителүче затлардан укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 14 июль;
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мөстәкыйль уздыра торган керү имтиханнарының тәмамлану вакыты, күрсәтелгән керү имтиханнарыннан башка укырга керүче затлардан керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 26 июль;
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган керү имтиханнарының үткәрелү вакыты: 15 июльдән 26 июльгә кадәр;
  • укырга керүчеләр исемлеген рәсми сайтта һәм мәгълүмат стендында урнаштыру – 27 июль;

1. Өстенлекле кабул итү этабы – керү имтиханнарыннан башка алу, махсус квота һәм билгеле бер максатка билгеләнгән квота урыннарына кабул итү (алга таба – квота урыннары):

  • 28 июльдә керү имтиханнарыннан башка квота урыннарына кабул ителүче затлардан, алар бер үк вакытта ике яки күбрәк югары уку йортына кабул итү турында гариза биргән очракта, укырга алуга ризалык бирү хакындагы гаризалар кабул итү;
  • 29 июльдә керү имтиханнарыннан башка квота урыннарына кабул ителүчеләрдән укырга алуга ризалык хакында гариза биргәннәрне кабул итү турында боерык чыга;

2. Керү имтиханнарыннан башка кабул итүдән соң калган төп урыннарга керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә кабул итү (алга таба – төп конкурс урыннары):

а) төп конкурс урыннарына кабул итүнең беренче этабы – күрсәтелгән урыннарның 80%ына кабул итү (80% вакланмалы санны тәшкил итсә, зуррак якка түгәрәкләү ясала):

  • 1 августта: төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән һәм төп конкурс урыннарына беренче этапта кабул ителергә теләгән затлардан укырга керүгә ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана. Укырга керүчеләрнең һәр исемлегендә, төп конкурс урыннарының 80%ын (түгәрәкләүне исәпкә алып) тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргән затлар аерып куела;
  • 3 августта, төп конкурс урыннарының 80%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргәннәрне кабул итү хакында боерык чыгарыла;

б) төп конкурс урыннарына кабул итүнең икенче этабы – күрсәтелгән урыннарның 100%ына кадәр кабул итү:

  • 6 августта: төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан укырга керүгә ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана. Укырга керүчеләрнең һәр исемлегендә, төп конкурс урыннарының 100%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргән затлар аерып куела;
  • 8 августта төп конкурс урыннарының 100%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргәннәрне кабул итү хакында боерык (боерыклар) чыгарыла.

Бакалавриат программалары буенча читтән торып уку формасында:

  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 1 июнь;
  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 14 июль;
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү имтиханнарын үткәрү вакыты: 15 июльдән 26 июльгә кадәр;
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мөстәкыйль уздыра торган керү имтиханнарының тәмамлану вакыты, күрсәтелгән керү имтиханнарыннан башка укырга керүче затлардан керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 26 июль;
  • укырга керүчеләр исемлеген рәсми сайтта һәм мәгълүмат стендында урнаштыру – 7 август;
  • 9 августта – төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан белем турында документларның төп нөсхәләрен кабул итү тәмамлана;
  • 10 августта – белем турында документларының төп нөсхәләрен тапшырган затларны кабул итү хакында боерык чыгарыла.
  • Бакалавриат программалары яки специалитет программалары буенча кабул итүдә укырга керүчеләргә бирелә торган аерым хокук һәм өстенлекләр турында мәгълүмат (олимпиада җиңүчеләре һәм приз ияләренең аерым хокуклары) (мәктәп укучылары олимпиадалары дәрәҗәсенә бәйле аерым хокук һәм өстенлекләрне исәпкә алмаганда).

Аерым хокуклар турында мәгълүмат

Шәхси казанышларны исәпкә алу

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча укырга керүче (ышанычлы вәкил) апелляция комиссиясенә, укырга керүче фикере буенча, керү имтиханын үткәрү тәртибен бозу һәм (яки) керү имтиханында алган билге белән килешмәве турында апелляциягә бирү хокукына ия

Апелляциягә бирү керү имтиханын яңадан бирү буларак каралмый Апелляция барышында керү имтиханын үткәрү тәртибен саклау һәм (яки) керү имтиханы нәтиҗәләрен дөрес бәяләү тикшерелә.

Апелляциягә бирү керү имтиханы нәтиҗәләрен әйткән көнне яки киләсе эш көне дәверендә була.

Апелляциягә биргән көннән соң, ул киләсе эш көненнән дә калмыйча . каралырга тиеш.

Укырга керүчегә (ышанычлы вәкилгә) апелляциядә катнашу рөхсәт ителә. Балигъ булмаган укырга керүченең (18 яшькә кадәр) әтисе яки әнисе яки законлы вәкилләренең берсе апелляциядә катнашырга хокуклы  (закон нигезендә балигъ булуга кадәр тулысынча эшкә яраклы дип табылган балигъ булмаучылардан тыш).

Апелляциядән соң, апелляция комиссиясе керү имтиханын бәяләү нәтиҗәләрен үзгәртү яки куелган билгене үзгәртмәү турында карар кабул итә.

Апелляция комиссиясенең карары беркетмә буларак укырга керүчегә (ышанычлы вәкилгә) җиткерелә. Укырга керүченең (ышанычлы вәкил) апелляция комиссиясенең карары белән танышу факты укырга керүче (ышанычлы вәкил) имзасы белән раслана.

Керү имтиханы дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелсә, керү имтиханы уздырылган урында, яки дистанцион технологияләр кулланып, апелляциягә бирү тәэмин ителә.

  • Укырга керүчеләргә мәҗбүри медицина тикшерүе (каравы) үтү кирәклеге турында мәгълүмат. Тулырак
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнарының программалары

бакалавриат\специалитет;

  • Түләүле белем бирү хезмәте күрсәтү турында килешү үрнәге Тулырак
  • Укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итү урыннары турында мәгълүмат; Тулырак
  • Укырга керү өчен кирәкле документларны  җибәрү өчен почта адреслары турында мәгълүмат. Тулырак
  • Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә кабул итү кагыйдәләре нигезендә укырга керү өчен кирәкле документларны электрон почта аша җибәрү каралгмаган.
  • Тулай торак(лар) булу турында мәгълүмат. Тулырак

Укырга керү буенча инструкция

Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм олимпиада призерларын кабул итү

Максатлы кабул итү урыннары

УКУ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

Белгечлек