Шәхси казанышларны исәпкә алу – КДВМА Шәхси казанышларны исәпкә алу - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Шәхси казанышларны исәпкә алу

Укырга керүчеләрнең шәхси казанышларын исәпкә алу турында мәгълүмат

Урта (тулы) гомуми белем базасы нигезендә бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга алганда, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академияседә түбәндәге шәхси казанышлар өчен баллар өстәлә:

а) урта гомуми белем бирү мәктәбе аттестатында гел бишлеләр генә булу яки урта гомуми белем бирү мәктәбе аттестатында алтын яки көмеш медаль белән бүләкләнү турында мәгълүмат булу өчен  –  5 балл;

б) физик культура һәм спорт өлкөсендге белгечлекләргә һәм әзерләү юнәлешләренә карамаган белгечлекләргә укырга кергәндә, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО)  алтын билгесе һәм аның кабул ителгән үрнәктәге удостоверениесе  өчен 5 балл бирелә.

  • укырга керү документларын электрон формада тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат. Тулырак
  • инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга керү имтиханнарын тапшыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат.

Тулырак

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар керү имтиханнарын аерым аудиториядә тапшыралар.

Бер аудиториядә укырга керүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның саны түбәндәгедән артмаска тиеш:

керү имтиханын язмача тапшырганда  – 12 кеше;

керү имтиханын телдән тапшырганда  – 6 кеше.

Әгәр керү имтиханын тапшырганда авырлыклар күзәтелми икән, бер аудиториядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның күбрәк булуы, шулай ук башка укырга керүчеләр белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның керү имтиханын тапшыруы   рөхсәт ителә.

Керү имтиханын тапшырганда, оешма хезмәткәрләреннән яки чакырылган кешеләрдән сайланган ассистентның  аудиториядә булуы рөхсәт ителә, һәм ул, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле абитуриентларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларга кирәкле техник ярдәм күрсәтә (эш урынына утырту, бер урыннан икенче урынга күчерү, биремне уку һәм формалаштыру, керү имтиханын кабул итүче укытучы белән аралашу).

Оешма карары нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга имтихан үткәрү вакыты арттырыла (1,5 сәгатьтән артмаска тиеш).

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар, үзләренең индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып,  керү имтиханында кирәкле техник чаралардан файдалана алалар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, керү имтиханында түбәндәге өстәмә таләпләрнең үтәлүе тәэмин ителә:

1. сукыр һәм начар күрүчеләр:

керү имтиханында биремнәр ассистент тарафыннан укыла

язма эшләр ассистентка әйтеп яздыртыла;

2. сөйләм белән бәйле авырлыклары булган, ишетмәүче һәм начар ишетүче затлар өчен телдән үткәрелә торган керү имтиханы язмача уздырыла (магистратурага кабул иткәндә, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү сынаулары структур берәмлек тарафыннан билгеләнә);

3. куллары булмаган яки кулларының хәрәкәт функцияләре бозылган затлар:

язма эшләрне ассистентка әйтеп яздырталар;

язма формадагы керү имтиханнары телдән үткәрелә (магистратурага кабул иткәндә, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү сынаулары кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә).

Дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә торган керү имтиханнары турында мәгълүмат (шундый керү имтиханнары үткәрелгән очракта)

Тулырак

Кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелгән яки башка локаль норматив акт белән расланган тәртип нигезендә укырга керүчеләрне керү имтиханнарын тапшырганда идентификацияләү шарты белән КФУ дистанцион технологияләр ярдәмендә керү имтиханнарын үткәрә ала

Оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча апелляциягә бирү һәм үткәрү кагыйдәләре.