Аграр югары уку йортлары мәгариф хезмәтләре базарында позицияләрен көчәйтә – КДВМА Аграр югары уку йортлары мәгариф хезмәтләре базарында позицияләрен көчәйтә - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Аграр югары уку йортлары мәгариф хезмәтләре базарында позицияләрен көчәйтә

16 декабря 2022
85

Бүген,  2022 елның 16 декабрендә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәислегендә, аграр югары уку йортлары  ректорлары белән эшлекле киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә соңгы биш елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм яңа чакырулар шартларында профильле белем бирү алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларында чирек миллионнан артык кеше укый. Быел югары  һәм махсус урта белем бирү программалары буенча укырга керүчеләр саны тагын да артты. Агросәнәгать комплексына эшкә урнашучылар саны да арта – бүген ул 80% җитә. “Студентларның уку процессында алачак белем һәм күнекмәләре, киләчәктә әлеге тармакның үсүе һәм бөтен дөньяга танылу алган агросәнәгать  комплексы продукциясенең сыйфатын күтәрү өчен мәйданчык булачак. Без бу платформаны ныклы, үзгәрә торган шартларга оператив реакция ясарга сәләтле итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.


Leave a Reply

Новости_тат

16 декабря 2022