Мари дәүләт университетында һөнәри осталык буенча Халыкара студентлар олимпиадасы – КДВМА Мари дәүләт университетында һөнәри осталык буенча Халыкара студентлар олимпиадасы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Мари дәүләт университетында һөнәри осталык буенча Халыкара студентлар олимпиадасы

1 декабря 2022
61

21-24 ноябрь көннәрендә Мари дәүләт университетында  һөнәри осталык буенча Халыкара студентлар олимпиадасы булып үтте. Форум югары белем бирү мәгариф учреждениесе студентлары арасында “Терлекчелек продуктлары”, “Товар белеме”, “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе”, “Ветеринария”, “Ветеринария-санитария экспертизасы” әзерлек юнәлешләре буенча үткәрелде.

Ярышлар теоретик һәм гамәли этапта түбәндәге секцияләр буенча барды:

–           сөт һәм сөт продуктлары сыйфаты идентификациясе һәм экспертизасы;

–           ит һәм ит продуктлары сыйфаты  идентификациясе һәм экспертизасы;

–           үсемлек продуктлары сыйфаты идентификациясе һәм экспертизасы.

Олимпиаданың теоретик этабында Россиянең төрле төбәкләреннән, 3 якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән ветеринария медицинасы академиясеннән 300 дән артык студент катнашты

Теоретик  этап нәтиҗәләре буенча “Ит һәм ит продуктлары сыйфаты идентификациясе һәм экспертизасы” секциясендә II урынны ВМФның 405 төркем студенты Алексушина Елизавета яулады.

Гамәли этапта 30 студент катнашты. Алар арасында ВМФның 36.03.01 – “Ветеринария-санитария экспертизасы” студентлары – Никитина К.В., Янькова Д.М., Зарвигорова Д.В., Долгова М.С., Перпасова Т.А.,Петрова А.И., Трояновская Д.Д. һәм Базина Э.И. да бар.

Олимпиаданың гамәли этабы нәтиҗәләре буенча “Сөт һәм сөт продуктлары сыйфаты идентификациясе һәм экспертизасы” секциясендә II урынны Янькова Дарья; “Ит һәм ит продуктлары сыйфаты идентификациясе һәм экспертизасы” секциясендә III урынны Перпасова Татьяна яулады.

Олимпиадада катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.


Leave a Reply

Новости_тат

1 декабря 2022