Академия студентлары арасында сөтчелек тармагында зоотехник-селекционерлар һәм ветеринария табиблары конкурсы – КДВМА Академия студентлары арасында сөтчелек тармагында зоотехник-селекционерлар һәм ветеринария табиблары конкурсы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия студентлары арасында сөтчелек тармагында зоотехник-селекционерлар һәм ветеринария табиблары конкурсы

25 ноября 2022
67

2022 елның 22 ноябрендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары арасында сөтчелек тармагында зоотехник-селекционерлар һәм ветеринария табиблары конкурсы булып үтте. Әлеге чара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы,  “Континентал  Дженетикс Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәгыяте, «Элита»  баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылды.  Конкурсны ачып җибәрүдә академиянең ректоры, профессор Равилов Р.Х., “Континентал Дженетикс Сервис” ҖЧҖ генераль директоры Червякова М.А., Татарстан Республикасының нәсел эше һәм терлекләрне тулыландыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юльметьева Ю.Р., “Континентал Дженетикс Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте региональ директоры Алиуллов В.В. катнаштылар.

Конкурс теоретик белемнәрне һәм һөнәри осталыкның гамәли күнекмәләрен тикшерү, ТР терлекчелегендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатында үткәрелде.

Төркемдә катнашучыларны түбәндәге составтагы комиссия бәяләде:

  1. Зоотехник-селекционерларны: Червякова М.А. (рәис), Юльметьева Ю.Р., кафедра мөдире, профессор Хәертдинов Р.А.;
  2. Ветеринария табибларын: Алиуллов В.В. (рәис), Кәбиров Р.Ф.   (“Элита” баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте), Хусаенов И.И. (Элита” баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте), кафедра мөдире, доцент Галимҗанов И.Г., доцент Йосыпов С.Р.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Зоотехник-селекционер» номинациясендә:

1 урын – Хрулев Алексей (421 төркем);

2 урын – Баянова Екатерина (506 төркем);

3 урын – Васильев Вадим (421 төркем);

“Ветеринария табибы” номинациясендә:

1 урын – Ризванов Фаяз (508 төркем);

2 урын – Баянова Екатерина (506 төркем);

3 урын – Зотеева Мария (506 төркем) яуладылар.

Конкурсның спонсорлары “Континентал Дженетикс Сервис” ҖЧҖ җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды


Leave a Reply

Новости_тат

25 ноября 2022