Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә
2020 елның 8 декабрь көнне Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты рәисе М.Г. Әхмәтовның сәламләү сүзе белән башланып китте.
Киңәшмәдә һәр югары уку йортының үз программасы нигезендә татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә уку-укыту, төрле әдәби, мәдәни чаралар үткәрелергә тиешлеге ассызыкланды.
Институтның мәдәният үзәгендә, чарада катнашучылар хозурына, татар халкының көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәре, чүпләмле сөлгеләр, чигүле эскәтерләр тәкъдим ителгән. Китапханә татар язучыларының әсәрләре, танылган җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре турындагы китаплар белән тулыландырылган. Шулай ук татар шамаилләре, Казан күренешләре сурәтләнгән рәсем күргәзмәсе дә күңелдә матур тәэсир калдыра. Институтның актлар залында татар телендә җырлар җырланды, шигырьләр тыңланды.
14 декабря 2020
Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә