Максатлы кабул итү урыннары – КДВМА Максатлы кабул итү урыннары - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Максатлы кабул итү урыннары

Бүлеп бирелгән контроль саннар чикләрендә  Казан дәүләт ветеринария медицинасы академияседә максатлы кабул итү тормышка ашырыла. Һәр белгечлек һәм әзерлекнең һәр юнәлеше  буенча бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча максатлы белем алуга кабул итү квотасы ел саен РФ  Авыл хужалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Максатлы белем алуга кабул итү урыннарының саны турында мәгълүмат Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең Кабул итү комиссиясе сайтында 2018 нче елның 1 нче июнендә булачак.

Максатлы кабул итү билгеләнгән квота чикләрендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм  максатлы белем алу турында федераль дәүләт органы, РФ субъекты дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы, дәүләт (муниципаль) учреждениесе, унитар предприятие, дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки хуҗалык җәмгыяте (Устав капиталында РФ өлешее, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек өлеше булган) белән килешү төзегән граждан арасындагы максатлы кабул итү килешүе нигезендә башкарыла.

Максатлы кабул итү килешүенең шартлары булып түбәндәгеләр санала: а) максатлы белем алу турында килешү төзегән гражданның максатлы кабул итүен оештыру буенча оешманың вазифалары; б) максатлы белем алу турында килешү төзегән гражданның уку һәм производство практикасын оештыру буенча оешма яки органның вазифалары.

Укырга керүче, максатлы кабул итү квота кысаларындагы урыннарга укырга керү өчен документлар тапшырганда, кабул ителгән үрнәк буенча документның оригиналын тәкъдим итә.

Максатлы кабул итү урыннарына булган конкурстан уза алмаганнар белем алуның теләсә кайсы башка формалары буенча  гомуми конкурста катнаша ала. Керү имтиханнарын тапшырганнан һәм кабул ителүдән соң калган максатлы кабул итү урыннары гомуми конкурста катнашкан затларга тәкъдим ителә.

  • РФ Хөкүмәтенең 1076 номерлы 27.11.2013 елгы “Максатлы кабул итү һәм максатлы белем алу турында килешү төзү һәм өзү турында” карары. Йөкләргә
  • Максатлы кабул итү буенча документлар (сылтама)
  • Максатлы белем алу буенча документлар (сылтама)
  • Балигъ булмаган белем алучы белән максатлы белем алу турында килешү төзүгә ризалык бирү хакында гариза (сылтама)
  • Максатлы кабул итү турында (сылтама)
  • Максатлы кабул итү турында килешү төзү тәртибе (сылтама)
  • ТР Министрлар Кабинетының 886 нчы номерлы 19.11.2014 елгы “Татарстан Республикасындагы югары уку йортларына максатлы кабул итүне оештыру һәм үткәрү тәртибе буенча методик күрсәтмәләрне раслау турында” карары.