Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге – КДВМА Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге

Казан ветеринария медицинасы академиясе – Идел буе төбәгендә ветеринар белем бирүнең әйдәп баручы үзәге.

 

Бүгенге көндә академия өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – чит ил студентларын җәлеп итү һәм чит ил галимнәрен чакыру.  Казан ветеринария медицинасы академиясенең төрле уку бүлекләрендә 200 ләп чит ил студентлары белем ала. Алар 17 ерак һәм якын чит илләрдән:  Вьетнам, Израиль, Бенин, Камерун, Кения, Конго Демократик Республикасы, Чад Республикасы, Нигерия, Македения, Марокко, Әфганстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Казахстан, Белоруссия, Үзбәкстан.

Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге академия студентларын чит илләрдә укыту буенча актив эш алып бара. Дөньяның төрле илләреннән 11 партнер белән хезмәттәшлек җайга салынган. Алар арасында Франция, Болгария, Төркия, Мисыр, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан һәм Таҗикстан кебек илләрнең  иң зур югары уку йортлары һәм тикшеренү үзәкләре бар.

Барлык студентлар,  үз теләкләре белән  уртак белем бирү һәм грант программаларын, шулай ук белем бирү һәм фәнни эш алып бару максатында, төрле югары уку йортлары белән алмашу программаларын сайлап ала алалар.

Академия студентларының  “Аполло”  программасы кысаларында, стажировка үтү өчен,  Германиянең фермер хуҗалыкларына  ел саен бару мөмкинлекләре бар.