Биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты – КДВМА Биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты

faizrahmanov

Фәйзрахманов Рамил Наилевич

Факультет деканы, биология фәннәре докторы, доцент

Хисамов Рифат Ринатович, декан урынбасары,
биология фәннәре кандидаты, доцент
Белоглазова Ольга Александровна,

факультет сәркәтибе

Зоотехния факультеты 1930 елда СССРның халык җир комитеты карары нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең икътисади әзерлеген үстерү максатында оештырыла. 2006 елда исә, әлеге факультет белән  стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру факультеты кушылу нәтиҗәсендә, биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты барлыкка килә.

Факультетның 10 кафедрасында 48 фәнни хезмәкәр эшли. Шуларның 46-сы фәнни дәрәҗәгә ия, шул исәптән 13 фән докторы, 9 профессор, 33 фән кандидаты.

Факультетта 36.03.02. “Зоотехния» һәм 35.03.07. “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе” әзерлек юнәлеше буенча белем алалар. “Зоотехния” белгечлеге буенча белем алучы студентлар терлекләрне ашату, үрчетү, аларның нәселен яхшырту, яңа токымнар булдыру эшенә өйрәнә. Терлекчелек продуктлары җитештерүнең икътисади яктан отышлы технолгияләрен үзләштерә. Технолог-бакалавр агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, шулай ук сөт, ит, бал, ашлык, җиләк-җимеш, яшелчә, һ.б. эшкәртү һәм саклау эше белән шөгыльләнә.

Укыту федераль дәүләт югары белем   бирү стандартлары нигезендә,  студетларның диплом алды һәм гамәли тәҗрибә туплау практикалары Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының Агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә алып барыла.

Факультетта 300 студент укый, шуларның 15-е Якын һәм Ерак чит төбәкләрдән.

Факультет студентлары Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе күләмендә спорт һәм массакүләм мәдәни чараларда актив катнашалар.