Аерым хокуклар турында мәгълүмат – КДВМА Аерым хокуклар турында мәгълүмат - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Аерым хокуклар турында мәгълүмат

Бакалавриат программалары яки специалитет программалары буенча кабул итүдә укырга керүчеләргә бирелә торган аерым хокук һәм өстенлекләр турында мәгълүмат

Керү имтиханнарыннан башка кабул ителү хокукына түбәндәгеләр ия:

  • мәктәп укучылары өчен гомумроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм приз ияләре (алга таба – гомумроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм приз ияләре), гомуми белем предметларыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан һәм белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен үти торган башкарма хакимият федераль органнары тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә төзелгән Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары (алга таба – Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары), мәктәп укучылары өчен гомумроссия олимпиадасы яки халыкара олимпиада профиленә туры килә торган белгечлек һәм (яки) юнәлешләр буенча, – әлеге олимпиада үткәрелгән елдан соң 4 ел дәвамында;
  • гомумукраина укучылар олимпиадаларының IV этабы җиңүчеләре һәм приз ияләре, Украина җыелма командаларының гомуми белем предметларыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан әгъзалары – әлеге олимпиадалар үткәрелгән елдан соң 4 ел дәвамында, әгәр күрсәтелгән җиңүче, приз иясе һәм җыелма команда әгъзалары түбәндәгеләргә керсә:– 2014 елның 21 мартында кабул ителгән № 6-ФКЗ «Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул итү һәм Россия Федерациясе составында яңа субъектлар – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен булдыру» Федераль конституция законының 4 маддәсе, 1 өлеше нигезендә Россия Федерациясе гражданнары дип танылган затлар (алга таба – граждан дип танылган затлар);– Россия Федерациясе гражданнары булып, Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул иткән вакытта Кырым Республикасы яки федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре территориясендә даими рәвештә яшәгән һәм Украина Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган гомуми урта белем дәүләт стандарты һәм (яки) уку планы нигезендә белем алган затлар (алга таба – Кырым территориясендә даими яшәгән затлар);

Мәктәп укучылары өчен 2017-2018 уку елында үткәрелгән олимпиада җиңүчеләре һәм приз ияләренә мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешләре буенча бакалавриат программалары һәм специалитет программаларына укырга кабул иткәндә, түбәндәге аерым хокуклар бирелә:

  • мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча бакалавриат программалары һәм специалитет программаларына керү имтиханнарыннан башка укырга кабул итү;
  • мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән гомуми белем предметыннан БДИда иң югары балл алган затларга яки № 273-ФЗ Федераль законының 70 маддәсе, 7 һәм 8 өлешләрендә каралган профильле, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү имтиханнарын уңышлы тапшырган затларга тиңләү (алга таба – 100 баллга хокук).

Түбәндәгеләр махсус квота белән укырга кабул ителү хокукына ия:

инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, хәрби хезмәт үткәндә алынган сугыш җәрәхәте яки авыруы нәтиҗәсендә инвалид булганнар, ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балалар, шулай ук ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балалар исәбенә кертелгән затлар, «Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән № 5-ФЗ Федераль законының 3 маддәсе, 1 пункты, 1-4 пунктчыгында күрсәтелгән сугыш ветераннары.

Өстенлекле кабул итү хокукы түбәндәге затларга бирелә:

  • ятим балалар һәм әти-әнисез калган балалар, шулай ук ятим балалар һәм әти-әнисез калган балалар рәтендә булучылар;
  • инвалид балалар, I һәм II группа инвалидлары;
  • егерме яше тулмаган, әтисе яки әнисе генә булган (I группа инвалиды) гражданнар (әлеге гражданнар яши торган РФ субъектында кабул ителгән гаилә кереме кеше башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта);
  • Чернобыль АЭС ндагы фаҗига аркасында радиация алган һәм РФ нең 1244-1 нче номерлы 15.05.1991 нче елгы “Чернобыль АЭС ндагы фаҗига аркасында радиация алган гражданнарны социаль яклау турында”гы Законыннан файдалана алучы гражданнар;
  • хәрби хезмәт үтү барышында яки алынган җәрәхәтләрдән (яралану, травма, контузияләр) һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары;
  • яки хәрби хезмәт үтү барышында алынган авырулардан һәлак булганнарның, шул исәптән террорлыкка каршы үткәрелгән операцияләрдә һәм (яки) терроризмга каршы уздырылган башка чараларда катнашrканнарның балалары;
  • вафат (һәлак) булган Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары һәм Дан ордены тулы кавалерларының балалары;
  • хезмәт вазифаларын үтәгәндә алынган җәрәхәтләрдән яки әлеге органнарда эшләгәндә алынган авырудан вафат (һәлак) булган эчке эшләр органнары, РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте, җинаять-башкарма системасы органнары һәм учреждениеләре, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшерү органнары, таможня органнары, РФ тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары, шулай ук аларның тәрбиясендә булган балалар;
  • хезмәт вакытында алынган җәрәхәттән һәлак (вафат) булган прокуратура хезмәткәрләренең балалары
  • хезмәт барышында сәламәтлегенә зыян килгән яки шул сәбәпле эштән киткән прокуратура хезмәткәрләренең балалары
  • контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр
  • 3 елдан артык контракт буенча өзлексез хәрби хезмәт үткән, шулай ук хәрби хезмәт үткән гражданнар
  • хәрби хезмәткә алу һәм федераль закон буенча хәрби хезмәт үтү каралган башкарма хакимият федераль органы тарафыннан расланган тәртип нигезендә гражданнарга бирелә торган командирлар тәкъдиме буенча укырга керүчеләр;
  • хәрби хезмәттә өч елдан да ким булмаган гражданнар
  • контракт буенча РФ Кораллы көчләре, башка гаскәрләрдә, хәрби формирование һәм органнарда хәрби бурычын башкаручы һәм 53-Ф3 номерлы 28.03.1998 нче елгы “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законның 51 маддәсе 3 нче пунктының “а”-“в” подпунктлары, 2 нче пунктының “а” подпункты, 1 нче пунктының “б”-“г” подпунктлары нигезендә хәрби хезмәттән китүчеләр;
  • сугыш инвалидлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар, шулай ук 5-Ф3 номерлы 12.01.1995 нче елгы “Ветераннар турында”гы Федераль законның 3 нче маддәсе 1 нче пунктының 1-4 нче подпунктларында күрсәтелгән затлар рәтендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • төш коралын, хәрби радиоактив матдәләрне атмосферада, төш коралын җир астында сынап карауда, шундый корал һәм хәрби радиоактив матдәләр кулланылган укуларда (әлеге сынап караулар һәм укуларның фактик туктатылу датасына кадәр) турыдан-туры катнашкан гражданнар, су өсте һәм су асты корабларындагы һәм башка хәрби объектлардагы төш установкаларында радиация аварияләрен бетерүдә катнашканнар, радиоактив матдәләрне җыю һәм күмү эшләрен тәэмин итү һәм үткәрүдә турыдан-туры катнашканнар, шулай ук әлеге аварияләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан затлар (хәрби хезмәткәрләр һәм РФ Кораллы көчләре вольнонаемный составы рәтендәге затлар, РФ Эчке эшләр министрлыгының хәрби хезмәткәрләре, РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре, тимер юл гаскәрләре һәм башка хәрби формированиеләрдә хезмәт иткән затлар, РФ Эчке эшләр органнары һәм Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре);
  • Чечен Республикасы һәм аның янәшәсендәге конфликт зонасына кертелгән территорияләрдә хәрби конфликтлар шартларында мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук Төньяк-Кавказ регионы территориясендә терроризмга каршы операцияләрдә катнашкан алда күрсәтелгән хәрби хезмәткәрләр.
  • 2016-2017 уку елында Мәгариф өлкәсендә дәүләт программасын тормышка ашыру һәм норматив-хокукый тәртип урнаштыру функцияләрен үти торган башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан расланган тәртиптә үткәрелә торган укучылар өчен олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына (алга таба – укучылар өчен олимпиадалар) бакалавриат һәм специалитет программалары буенча олимпиада профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешенә укырга кергәндә, түбәндәге махсус хокуклар бирелә:
  • бакалавриат һәм специалитет программалары буенча олимпиада профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешенә имтиханнарсыз кабул итү;
  • олимпиада профиленә туры килгән гомуми белем бирү предметыннан БДИ да максималь балл җыйган затлар яки 273-Ф3 номерлы Федераль законның 70 нче маддәсе 7 нче һәм 8 нче өлешләрендә каралган профильле, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге  өстәмә керү имтиханнарын уңышлы тапшырган затлар рәтендә булучылар (алга таба –  100 балл хокукына ия булу).
  • оешма мөстәкыйль рәвештә үткәрә торган һәм шушы оешма урнашкан РФ республикасы телендә (алга таба – РФ республикасы теле), чит телдә (шундый керү имтиханнары булган очракта)  керү имтиханнарын бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат:

Керү имтиханнары рус телендә үткәрелә.