Студентлар тормышы – КДВМА Студентлар тормышы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Студентлар тормышы

 

Академиядә төпле белем алудан тыш, студентлар тормышы да гөрләп тора. Студентларның 17 спорт секциясендә шөгыльләнү мөмкинлеге бар: баскетбол, волейбол, ирекле һәм милли көрәш, дзюдо, бокс, авыр атлетика, җиңел атлетика, рмреслинг, чаңгы спорты, гир күтәрү спорты, аэробика, туризм. Спорт клубының максаты – студентларга үзләре теләгән спорт төрләре буенча шөгыльләнү, камилләшү мөмкинлеген булдыру. Физик тәрбия кафедрасы белән берлектә академиядә төрле спорт ярышлары үткәрелә. Академиянең җыелма командасы спортның кайбер төрләре буенча федераль һәм Республика күләмендәге ярышларда актив катнашалар.

Студентлар клубы тарафыннан тулай торакта һәм академиядә “Көзге бал” кебек төрле кичәләр, конкурслар, “Халыклар дуслыгы”, “Ветеринария медицинасы академиясе чибәре” фестивальләре, “Сабантуй” бәйрәме үткәрелә.

Хореография, вокал, туризм, драма түгәрәкләре, студентлар пресс-клубы эшли.

Студентлар тормышында профком һәм студентлар иминлеге хезмәте аерым урын алып тора.

Академиядә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала.

Студентлар тулай торак белән тәэмин ителәләр, стипендия алалар.